7 июль 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Республикада 20дән артык компания пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә
Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 20дән артык компания эшли. Аларның саны соңгы елларда «Пилотсыз очу аппаратлары» профильле илкүләм проекты ярдәмендә сизелерлек артты.
-
Яңалыклар
Яңа уку елыннан беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк
Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары киләсе уку елы башыннан өй эше алмаячак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» яза.
-
Яңалыклар
Россиянең иң зур чатырлы лагере – Сәләт Биләр Форум юбилей сменасын башлап җибәрде
Изге Биләр җирендә Сәләт Биләр Форум сменасы башланды. Әлеге смена Сәләт оешмасының еллык эш нәтиҗәләренең иң биек ноктасы.
-
Яңалыклар
Республикада бу елның мартыннан бирле 5,5 меңгә якын кешегә талпан кадалган
2026 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5427 кешегә, шул исәптән 1185 балага, талпан кадалган. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Авыл
Моңны үзеңә табасы: клубсыз авылда тормыш бармы?
Арча районындагы Илдус авылының клубы да, мәктәп-бакчасы да, кибете дә юк. Әмма тик ятмыйлар. Әнә өч чая хатын ансамбль оештырып, күрше авылларда концерт куеп йөри. Авылдашларына да җыр-моңга сусарга ирек бирмиләр. Илдус әртистләре белән без дә очрашып сөйләштек.
-
Яңалыклар
Татарстан прокуратурасы хезмәт хакын ала алмаган махсус операция катнашучысына ярдәм итте
Татарстанда коммерция оешмасы махсус хәрби операция катнашучысына эш хакының бер өлешен түләмәгән. Ул Лаеш районы прокуратурасына мөрәҗәгать иткән, дип яза «Татар-информ».
-
МӨҺИМ
Татарстанда кытлык юк: «ВТ» бензин белән бәйле вазгыятькә ачыклык кертте
Бу арада җәяүлеләр дә бензин турында сөйләшә. Ил күләмендә автомобиль ягулыгы тирәсендәге вазгыятьне җайга салу буенча эш дәвам итә: кайбер төбәкләрдә бензин сатып алуга бәйле чикләүләр кертелде, Россиягә ягулык ташый торган илләр исемлеген киңәйтмәкчеләр, ә рульдәгеләргә бензинга акча азрак тоту серләре турында искә төшерделәр.
-
Яңалыклар
Казанда илкүләм проект кысаларында Можайский урамындагы юл участогын ремонтлаячаклар
Татарстан башкаласында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында Можайский урамындагы якынча 500 метр озынлыктагы юл участогы ремонтланачак. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
-
Яңалыклар
Бүген республика буенча нинди һава торышы көтелә?
Бу атнада антициклон Татарстанга кыска вакытка коры һәм эссе һава торышы алып киләчәк. Соңыннан һава торышы яңадан тотрыксызланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.